Матурлыкка мәхәббәт уятып
Көн темасы

Матурлыкка мәхәббәт уятып

Балалар сәнгать мәк­тә­бендә бүгенге көндә 7дән 18 яшькә кадәрге 293 бала шөгыль­ләнә.

(Тәтеш, 9 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Балалар сәнгать мәктәбе – музыка, җыр, фольклор, хореография һәм рәсем сәнгате белән кызыксынган барлык яшь тәтешлеләрне җәлеп итү ноктасы.

Балалар сәнгать мәк­тә­бендә бүгенге көндә 7дән 18 яшькә кадәрге 293 бала шөгыль­ләнә, өстәвенә әле 5-7 яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен гомуми эстетика буенча бүлек ачылган. Балалар белән 14 педагог эшли, алар арасын­да Буа һәм Ульяновск ­өл­­кәсеннән дә укытучылар бар. 

– Агымдагы елның сентя­б­реннән без белем бирү турындагы Федераль закон таләпләре нигезендә яңа программа буенча укытуга күчтек. Мәктәптә сәнгать, музыка, хореография, музыка фольклоры бүлекләре эшли, – ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей ­Арцыбашев.

Аның әйтүенчә, 80 бала Федераль дәүләт таләпләре (ФДТ) ни­ге­зендә укый. Аны башкарып чыга алмаучылар өчен гомуми үсеш программасы (ГҮП) эшли. ФДТ буенча уку вакыты – 5 һәм 8 ел, ГҮП буенча – 3 ел. 

Балалар сәнгать мәк­тәбе базасында күптән түгел  яңа бүлек – музыка фольклоры ачылган, хәзерге вакытта анда ун бала шөгыльләнә.
– Быел барлык бүлек­ләргә, сәнгатьтән тыш, теләге булган һәркемне алдык, ләкин ФДТ программасы бары тик конкурс буенча сайлап алуны гына күз уңында тота. Җиде яшьтән кергән балалар 8 ел укыячак. Әгәр элек балаларга сәнгать мәктәбен тәмамлагач эч­ке таныклык­лар биргән булсалар, хәзер инде, ФДТ буенча, балалар дәүләт үрнәгендәге танык­лыкларны алачаклар, ул профиль буенча урта махсус уку йортына кергәндә өстәмә бонус булып исәпләнәчәк, – дип сөйли ­Сергей ­Юрьевич.

Балалар сәнгать мәк­тә­бендә сәнгать бүлеге иң күп сандагысы булып тора, анда 159 кеше укый. Биредә белем бирү фәннәренең исемлеге арткан: станокта башкарылган сынлы сәнгать һәм композиция, рәсем ясау, чәчәкләр буенча белем алу барлыкка килгән. 

Яшь рәссамнар өчен әле күптән түгел генә гипстан ясалган әзер сыннар фонды сатып алганнар (Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте балалар сәнгать мәктәбенә әйберләрнең бер өлешен вакытлыча файдалануга биреп торган), мольбертлар һәм планшетлар сатып алганнар.   

– Бина эчендә ремонт эшләре тәмамланып килә, ишек яңаклары ясалды, идәннәр алыштырылды. Балчыктан ясалган әй­бер­ләрне кыздыру өчен бүлмә әзерләнде – идәнгә кафель җәелде, стеналар плитка белән тышланды, җилләткеч урнаштырылды, тиздән мич ките­реләчәк, – дип билгеләп үтә Сергей Юрьевич.

Ул киләчәккә планнары белән дә бик теләп уртаклаша: балалар сәнгать мәктәбендә киләсе елга “Театр сәнгате” дигән яңа бүлек ачылачак, ә хәзерге вакытта мәктәп базасында рәссамнар өчен рес­публика конкурсын үткәрү турында нигезләмә эшләнә. Аның нинди төрдә булачагы – читтән торып яки көндезге уку буларакмы икәнлеген әйтүе әлегә читенрәк, барысы да коронавирус вәзгыятенең торышына бәйле.

– Планда шулай ук 2022 елның февралендә “Ритм” халыкара фестивале үзәге белән берлектә төрле жанрдагы иҗади конкурс оештыру каралган, – дип уртак­лаша Сергей Юрьевич. – Без ата-аналар белән бергә уртак эш башкарабыз – балаларда гүзәллеккә мәхәббәт  тәрбиялибез. Моның өчен безнең мәктәптә барысы да бар, ә ме­нә шәкертләребез талантлы рәссамнар, музыкантлар яки биючеләр булачагын – вакыт күрсәтәчәк.
 


Нет комментариев