Майның соңгы ункөнлеге өчен оператив мәгълүмат
Көн темасы

Майның соңгы ункөнлеге өчен оператив мәгълүмат

-----------

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары"). 

• Хокук саклау органнары тарафыннан Баймәт авылында урман үсентеләрен законсыз кисү факты ачыкланган, тикшерү материалы тикшерү комитетына җибәрелгән.

• 1998 елгы тәтешле хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган, шуннан соң район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү үткәрелә, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

• 28еннән 29 майга каршы төндә шәһәрдәге уку йортларының берсендәге тукталыш урынына куелган ике машинага зыян китерелгән. Барлыкка килгән җимереклекнең суммасы ачыклана.

• Олы Тархан авылында кичке вакытта шәхси эшкуарныкы булган фермада янгын чыккан. Ут кабу сәбәпләре ачыклана.
 


Нет комментариев