Монастырскийда яшәүче Җиңү парадында катнашкан
Көн темасы

Монастырскийда яшәүче Җиңү парадында катнашкан

Монастырскийдан Алексей Тимарин – 2020 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашты.

(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге 1нче урта мәктәп чыгарылышы, хәзер инде гражданнарны яклау академиясенеке, Алексей Тимарин әлегә отпускта, шуңа күрә аның гәҗит хәбәрчеләре белән аралашу мөмкинлеге булды.

Ачыкланганча, Кызыл мәй­дандагы парадта катнашу өчен сайлап алуга яхшы уку, тәртип һәм тиешле буй озынлыгы төп билге булып тора икән. Курсант сайлап алу узганмы яки юкмы икәнлеге турында февральдә үк инде ­билгеле булган. 

“Быел Җиңү парадына февральдә әзерләнә башладык, ә апрельдә безгә аның күчереләсен хәбәр иттеләр. Кызыл мәйдандагы төнге кабатлаулар кичке 22 сәгатьтән төнге сәгать икегә кадәр барды”, – дип сөйли Алексей. Сүз уңаеннан, егетләр парадта киеп катнашкан киемнәр тантаналы чаралар өчен махсус тегелә, һәркайсының ул үзенеке, ­исемле.  

Агымдагы елда, Алексейдан тыш, тантаналы чарада Тәтештән Анатолий Юдин белән Илфат Акбашев та катнашкан. Егетләр истәлеккә калсын өчен хәтта бергәләп Кремль янында фотога да төшкән. 

“Мәйданда марш басып йөргәндә төрле тойгылар: сок­ланучанлык, шатлык, бәхет кичерәсең. Танклар килә, самолетлар оча...”, – дип уртаклаша Алексей Тимарин. 

Тантаналы чарада катнашкан өчен аны “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтүдә хәрби парадта катнашкан өчен” медале белән бүләкләгәннәр. Яшь егетне алда хезмәте көтә, ә әлегә аның туган авылы Монастырскийда, якыннары янында ял итәргә берникадәр ­вакыты бар.    

Монастырскийдан Алексей Тимарин – 2020 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү 
парадында катнашты. Яшь егет уртаклашканча, Кызыл мәйданда уза торган әлеге 
Җиңү парады аның өчен дүртенчесе.


Нет комментариев