Район башлыгы автомобиль транспорты хезмәткәрләрен котлый
Көн темасы

Район башлыгы автомобиль транспорты хезмәткәрләрен котлый

25 октябрь – Автомобиль һәм шәһәр пассаҗир транспорты хезмәткәрләре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов автомобиль транспорты хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм автомобиль сөючеләрне бәйрәм белән котлый:

– Автомобиль күптән инде гади хәрәкәт итү чарасы булудан туктады. Сезнең тимер атларыгызның төгәл эшләвенә күп нәрсәләр: техниканың кырларга вакытында чыгуы, кибетләргә азык-төлекнең өзлексез китерелүе, өйләрдә җылылык булуы, шәһәр һәм мәктәп маршрутларында пассажирларның иминлеге бәйле. Сезнең хезмәт югары һөнәри осталык, сабырлык һәм кешеләрнең гомере, йөкләрнең сакланышы өчен зур җаваплылык таләп итә.

Тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез һөнәри осталыкның ныклы традицияләренә нигез салдыгыз һәм үз эшегезгә булган мәхәббәтне яшь буынга тапшырдыгыз. 

Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек телим. Техникагыз беркайчан да сынатмасын, һәр сәфәрегез исән-имин туган йортыгызга әйләнеп кайту белән тәмамлансын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, иминлек һәм бәрәкәт юлдаш булсын!


Нет комментариев