Район башлыгы Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
– Сезнең хезмәтегез – илнең оборона куәтенең мөһим өлеше, хәрби хезмәткә чакырылучыларны сыйфатлы әзерләүдән алып хәрбиләргә социаль ярдәм күрсәтүгә кадәр.
Махсус хәрби операциягә керткән өлешегез өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез мобилизация әзерлеген тәэмин итәсез, Россиянең илкүләм мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләрне тиз арада хәл итәсез.
Сезгә нык сәламәтлек, ныклык, җитешлек һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев