Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына мөрәҗәгать итә

16 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына мөрәҗәгать итә: 

– Торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве безнең район халкы өчен зур әһәмияткә ия, торак пунктларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләве, барлык оешмаларның тулы канлы эшчәнлеге аның предприятиеләренә бәйле. Үз хезмәтегез белән сез йортларда, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә җылылык һәм район халкына уңайлы яшәү мөмкинлеге булдырасыз. Сезнең хезмәтегез һәрвакытта күз алдында, һәркем көн саен, сәгать саен аның нәтиҗәләрен тоя һәм бәяли. 

ТКХ һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына тырыш хезмәтләре, эшкә җаваплы карашлары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм! Ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм билгеләгән планнарыгызның тормышка ашуын телим! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев