Районда көзге кыр эшләре тәмамлана
Көн темасы

Районда көзге кыр эшләре тәмамлана

Район аграрийлары кыр эшләренең барлык төрләрен дә сыйфатлы һәм оптималь агротехник срокларда башкарырга тырышалар.


(Тәтеш, 19 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Йадик Йонысов фотолары).

Көзге кыр эшләре тәмам­лануга таба бара: дүрт елдан да күбрәк файдаланылган 1803 гектар күпь­еллык үлән җирләре сөрелгән, туфракны төп эшкәртү 42474 гектар мәй­данда башкарылган.


– Туңга сөрүгә барлык булган ресурслар кул­ланыла, 56 мең гектар мәйданның 75 проценты эшкәртелде, алар­ның күп өлеше туфрак катламын әйләндереп кап­лау һәм туфрак катламын әйләндереп капламыйча тирән йомшарту алымы белән эш­кәртелде, – дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Бу көзге явым-төшемнең агып китүен шактый ки­метәчәк, ә кар эрегәндә сөрүлек җирләрендә һәм бер метр катламында  дым туплануны көзге һәм кышкы явым-төшем хисабына арттырачак, шулай итеп язгы культураларны дым запаслары белән тәэмин итәчәк. Беренче булып туфракны эшкәртүне “Колос” һәм “И. И. Вәлиев” КФХ механизаторлары төгәлләделәр. 

Район басуларында рапс 1869 гектарда җыеп алынды, бу планның 91 проценты, гектарыннан 17,2 центнер уңдырышлылык белән 3209 тонна суктырылды. Көнбагыш җыю дәвам итә. Силос­ка кукуруз 2312 гектарда җыеп алынды, планга карата 98 процент. Малларны тук кышлату өчен 53 мең тонна силос әзерләнде, район буенча бер шартлы малга барлыгы 36,7 центнер азык берәмлеге туп­ланды. “Колос” һәм “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсем­лек­че­ләре кукурузны бөртеккә җыю һәм аны кип­терү өчен эшкә керештеләр.

6067 гектар мәйданда урнашкан шикәр чөген­дерен җыю дәвам итә, 18 октябрьгә 2895 гектар мәй­даннан тамыразык казылды, ягъни 46 процент, гектардан 560 центнер уртача уңдырышлылык белән 161570 тонна җыелды, 95864 тонна чөгендер ташылды. Беренчеләрдән булып 800 гектарда чө­гендер казуны “Колос” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе механизаторлары төгәлләде, гектардан 600 центнер физик авырлыктагы уңыш белән 48 мең тонна татлы тамыр­азык җыелды, шикәр заводына 45 мең тоннага якын озатылды. “Бакырчы” һәм ­“И. С. Казаков” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында да шикәр чөгендере алуны төгәллиләр.
 


агропром

Нет комментариев