1 ноябрь – Суд приставы көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов суд приставлары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
– Сезнең хезмәт аеруча сабырлык, намуслылык һәм батырлык таләп итә. Сез суд карарларының үтәлешен тәэмин итеп, гражданнарның хокукларын яклап, закон сагында торасыз. Сезнең көндәлек, тырыш һәм еш кына күзгә күренми торган хезмәтегез кешеләрнең гаделлеккә һәм хокук тәртибенә ышанычы белән турыдан-туры бәйле.
Намуслы хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Хезмәтнең матур традицияләренә нигез салган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, җаваплы хезмәтегездә уңышлар һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!
Нет комментариев