Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын Бөек Җиңү көне белән котлый
9 май – Җиңү көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын Бөек Җиңү көне белән котлый:
– Хөрмәтле якташлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл һәм хезмәт ветераннары, солдатларның тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары! 9 Май – һәрберебез һәм илебез өчен иң кадерле, мөһим бәйрәм: безнең җиңүебезгә 80 ел тула! Бу бәйрәмдә барыбызны да дөньяны фашизмнан азат иткән җиңүчеләр буыны өчен горурлык хисләре биләп ала. Без бу җиңүнең нәрсә бәрабәренә бирелүен беләбез! Фронтка киткән 12,5 меңнән күбрәк тәтешленең 8,5 меңе һәлак булган. 5 меңнән күбрәк тәтешле сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, шуларның 108е – хатын-кызлар. 300гә якын якташыбыз Ленинград һәм Сталинградны саклаган, 400дән күбрәге Курск дугасындагы сугышларда катнашкан, 311е Берлинны штурмлаган. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә нык торучыларның фронттагы һәм хезмәттәге батырлыкларын без онытмаячакбыз. Бүгенге көндә районда бер Бөек Ватан сугышы ветераны, 88 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыны яши. Иван Николаевич Авдонинга быел 101 яшь тулды. Нык сәламәтлек Сезгә, Иван Николаевич!
Уртак хәтер көнендә без хәзерге вакытта кайнар чикләрдә ил мәнфәгатьләрен яклаучы Тәтеш егетләренә батырлыклары, фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең сугышчылар махсус хәрби операциянең катлаулы йөкләмәләрен хәл итеп, Ватанны батырларча саклыйлар. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк безнең солдатларга ярдәм күрсәтү өчен бөтен көчен куйган волонтерларга рәхмәт. Алгы сызыктагы егетләргә гуманитар ярдәм җыюга битараф булмаган барлык халыкка рәхмәт белдерәм.
Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, сезнең алда баш иябез! Чын күңелемнән сезгә күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим. Сезне кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсен, авырулар мөмкин кадәр азрак борчысын, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең игътибары, кайгыртуы һәм йөрәк җылысы сезнең гомер юлын җылытсын!
Җиңү көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев