Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларны бәйрәм белән котлый
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларны бәйрәм белән котлый:
– Заманча дөньяда хатын-кыз – ул яратучы ана, тугры хатын һәм дус кына түгел. Ул җәмгыять эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә үзен актив күрсәтә. Алдынгы гүзәл затларыбыз сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, мәгариф һәм мәдәният, финанс һәм сәүдә кебек мөһим тармакларда абсолют күпчелекне тәшкил итә. Фидакарь хезмәтегез, профессиональлегегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Бүгенге көндә якыннарын махсус хәрби операция зонасыннан көтеп торучыларны, гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрне, илебезнең саклану куәтен тәэмин итүчеләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Хезмәтегез, кыюлыгыгыз, сизгерлегегез һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт! Тәтеш районы ир-егетләре өчен сезнең ярдәмегез һәм ышанычыгыз бүгенге кебек бервакытта да мөһим булмагандыр.
Бер генә гаилә, ана, хатын яки бала да игътибарсыз һәм ярдәмсез калмасын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез һәм алга таба да эшләячәкбез. Сәламәтлек сезгә, кадерлеләребез! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен, ә йөрәкләрегез кайгырту һәм хөрмәт белән җылынсын.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев