Район башлыгы стратегик билгелә­нештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Район башлыгы стратегик билгелә­нештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

17 декабрь – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне.

(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов стратегик билгелә­нештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Ракета гаскәрләре Россия армиясенең горурлыгы, Россиянең иминлегенең һәм суверенитетының ышанычлы гаранты булып тора, Ватанны саклау буенча зур әһәмияткә ия.
Хәрби потенциалны ныгыткан һәм бүгенге көнгә кадәр яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү белән актив шөгыльләнүче ракета гаскәрләре ветераннарына рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, иминлек, рух күтәренкелеге һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.
 


Нет комментариев