“Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре аның җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә Тәтеш районында булдылар.
(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таннары", Юлия Калинина).
“Ак калфак” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге делегация район башлыгы урынбасары Евгений Курков белән очрашты. Ул милли-мәдәни үзәкләр эше, Тәтеш районының тарихы һәм социаль-икътисади казанышлары турында сөйләде. Аннары кунаклар Балыкчылык тарихы музеенда булдылар.
Визит кысаларында төп чаралар Бакырчыда узды. Мәдәният йорты янында авыл халкы һәм мәктәп укучылары татарларның “Яшь киленнең чишмәдән су алып кайтуы” йоласын күрсәттеләр. Гадәт буенча, иренең туганнары чишмәгә юл күрсәтә, бал һәм май белән сыйлый. Мәдәният йорты фойесында районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре тарафыннан халык иҗаты күргәзмәсе оештырылган иде. Эш сәфәренең рәсми өлеше барышында район һәм авылларның “Ак калфак” берләшмәләре җитәкчеләрен һәм эшлеклеләрен тантаналы бүләкләү булды. Кадрия Идрисова аларның татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча эшен югары бәяләде.
– Очрашуда район “Ак калфак” берләшмәсенең агымдагы елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Кадрия Рәис кызы киңәшләр бирде һәм билгеле бер бурычлар куйды, – дип уртаклашты районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.
Бу көнне делегация шулай ук “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, анда ул аграрийларның хезмәт шартлары белән танышты.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Нет комментариев