Тәтеш районы делегациясе район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә Аксубайда узган “Уяв” чуваш мәдәнияте республика бәйрәмендә катнашты.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таннары").
Тәтеш районы делегациясе район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә Аксубайда узган “Уяв” чуваш мәдәнияте республика бәйрәмендә катнашты.
Тәтеш районы мәдәният йортының “Шусам” һәм “Асамат” чуваш вокаль ансамбльләре, вокалчы Ирина Козлова “Уяв” бәйрәменең фестиваль программасында катнаштылар, ә Олы Шәмәк авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Елена Погодина “Сара” чуваш куасының фестиваль-конкурсында катнашты.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, милли мәдәниятне саклауга һәм популярлаштыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Тәтеш районы Чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Тимофеев Володар Аркадьевич Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, “Шусам” чуваш ансамбле, җитәкчесе Старостина Алена Геннадьевна, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/
Нет комментариев