Республикада товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли башлады
Көн темасы

Республикада товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли башлады

Белгечләр кулланучыларга 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча консультация бирәчәк.

(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда товарлар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе  матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр Татарстан халкына 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча консультация бирәчәкләр.

Шалтыратулар иртәнге сәгать 10нан  16га кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) кабул ителә. Кайнар линия 13 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Шулай ук татарстанлылар «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының кулланучылар өчен консультация үзәгенә 221-90-16 телефоны буенча шалтырата ала. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

 


Нет комментариев