Республикада яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Метеорологларның якынча фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда атна уртасына кадәр җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана.
(Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таннары"). Бүген, 13 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республикада кыска вакытлы яшенле яңгыр, боз явуы, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +11, +16, көнбатышта +19, көндез исә +26, +31 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак булачак.
Метеорологларның якынча фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда атна уртасына кадәр җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/12-07-2021/tatarstanda-yashenle-ya-gyr-m-k-chle-il-arkasynda-yan-shtorm-kis-t-e-ig-lan-itelde-5829993
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев