Россиядә коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланды
Көн темасы

Россиядә коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланды

16 мартка булган мәгълүматларга караганда, илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары"). Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны 30га артты һәм 93 очракны тәшкил итте. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова РФ Хөкүмәте каршындагы коронавирус таралуга каршы тору буенча координация советы утырышында сөйләде. Аны «Татар-информ» хабәр итә.

«79 кеше - стационарда, аларның 57сенең авыруы җиңел формада, нинди дә булса симптомнарсыз уза», - дип сөйләде Голикова.

Аның сүзләренчә, гомуми саннан җиде кеше чирне ил территориясендә инфекциялеләр белән элемтәдә йоктырган, авыруның калган 86 очрагы — читтән кертелгән.

Чит илләрдән килгән 50 меңгә якын кеше медицина күзәтүенә урнаштырылган булган, аларның 35 меңе күзәтүдән төшерелгән инде.

«Хәзерге вакытта 15 меңгә якын кеше контрольдә — алар сәламәт гражданнар», - дип аңлатты Голикова.


Нет комментариев