Алексей Фролов төзелеш өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 47,4 проценты ремонтланган, бу максатка 2,7 млрд сум акча сарыф ителгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов шулай ук төзелеш өлкәсендә кайбер республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, «Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 3 балалар бакчасы төзелгән, тагын 26 объектта эшләр дәвам итә. Планлаштырылган 29 мәгариф объектының өчесе ремонтланган, калганнарында эшләр дәвам итә.
Моннан тыш, республикада 9 интернат-мәктәптә һәм 107 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт бара, тагын бишесендә эш тәмамланган.
Татарстанда ресурс үзәкләрен дә ремонтлау дәвам итә, 15 объектның 14ендә эш бара. Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауга килгәндә, 3 объектта эш тәмамланган, әмма тагын 7 объектта дәвам итә.
Татарстанда халыкка беренчел медик-санитар ярдәм программасы буенча 45 ФАП төзелә — 3 объектта эшләр тәмамланган инде, 41 объектта дәвам итә. Моннан тыш, 3 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, тагын 6 объектта эшләр бара. Республикада шулай ук авыл клублары төзелә, 2019 елда шундый 21 объект төзү планлаштырыла.
Фото: Михаил Захаров
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/06/189365/
Нет комментариев