Тәтеш районы башлыгы Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләре ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлый
Бүген – Россия Федерациясе Илкүләм гвардиясе гаскәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләре ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлый:
– Бүгенге көндә Росгвардия дәүләт иминлеге, илебез гражданнарының хокукларын яклау системасының мөһим өлешләренең берсе булып тора. Сезгә террорчылыкка, оешкан криминалга каршы көрәш, җәмәгать тәртибен саклау кебек стратегик бурычлар йөкләнгән.
Махсус хәрби операция зонасында куелган хәрби хезмәт бурычларны үтәгәндә Росгвардия хезмәткәрләренең батырлыгы һәм югары профессиональлеге зур хөрмәткә лаек.
Ватанны саклаучыларның бүгенге буыны өчен лаеклы үрнәк булган ветераннарга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Барлык хезмәткәрләргә һәм хәрбиләргә хезмәтләре өчен рәхмәтлемен.
Барлык росгвардиячеләргә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм Ватаныбыз хакына уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев