Тәтештә «Без бергә» дип аталган Ре6спублика конкурсының муниципаль этабу узды
Фестивальдә районның 12 мәгариф учреждениесеннән 120дән артык бала катнашты.
2025 елның 12 мартында Өстәмә белем бирү үзәгендә «Без бергә» дип аталган Ре6спублика конкурсының муниципаль этабу узды.
Чара балаларның халык иҗаты өлкәсендәге сәләтләрен ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итү һәм аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә тарту максатында үткәрелде. Фестивальдә районның 12 мәгариф учреждениесеннән 120дән артык бала катнашты. Мәктәп этапларында ике яшь категориясендә җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр:
«Россия сувенирлары» декоратив - гамәли эшләнмәсе
«Вокаль ансамбльләр»
«Нәфис уку»
«Халык биюе»
"Театр иҗаты"
2025 елның 10 апрелендә муниципаль этапта җиңүчеләр һәр номинациядә Тәтеш районын зона этабында тәкъдим итәчәкләр. Зона этабы Кама Тамагында узачак.
фото: tetushi.tatarstan.ru/tat/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев