Заманча әдәби рус теленә нигез салган бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көн – 6 июньдә Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 6 июнь, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотолары). Без тәтешлеләрдән әлеге бәйрәм хакында беләләрме икәнлеге хакында сораштык.
Маша Малеева:
“Бәйрәм булуын – белмим, ә Пушкин әкиятләрен беләм – миңа аларны әни укый, барыннан да бигрәк миңа рус халык әкиятләре ошый. Мин үз телемне яратам, балалар бакчасында чараларда шигырьләр сөйлим, өйдә кабатлыйм, ә әни миңа аларны сәнгатьле итеп укы ди. Әле тагын мин татар телен яратам, татарча матур җырлар беләм, без аларны балалар белән бергәләп җырлыйбыз. Сөйли торган әлифбам бар, тиздән укырга өйрәнәм, шул чакта инде китапханәгә язылачакмын һәм аннан төрле китаплар алачакмын”.
Раиса Красноперова:
“Бәйрәм Россия Президенты боерыгы белән 2011 елда расланган. Рус теле безгә борынгы әби-бабайлардан калган, без аны сакларга һәм үсеп килүче буынны шуңа өйрәтергә тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүдә 48 еллык педагогик эш стажым булу дәверендә сабыйларга бай һәм киң кырлы рус теленә мәхәббәт уятырга тырыштым. Сабыйларның үсүен, аларда елдан-ел сүзләр тезмәсе арта баруын, дөрес итеп сөйләргә тырышуын күзәтү кызыклы. Һәм мин, минем барлык хезмәттәшләрем кебек, рус теленә – дөньядагы иң сәнгатьле телләрнең берсенә, үземнең мәхәббәтемне бирергә тырыштым”.
Нина Кузюкова:
“Рус теле көне турында ишеткәнем булмады, әмма 6 июнь – Пушкин туган көн икәнлеген беләм. Рус теле минем өчен, барыннан да бигрәк, аралашу чарасы. Минем сатучы һөнәрендә рус телен белү кирәк: сатып алучылар сорыйлар, кызыксыналар, товарның төрен белергә телиләр, боларга мин тулы җавап бирергә тиеш. Минем күзәтүләрем буенча, безнең күп милләтле районда анда яшәүчеләрнең барысы да диярлек русча белә. Шәхсән миңа аңардагы шигърилек, тапкыр мәкальләр, әйтемнәр, фольклор ошый – аларда халыкның рухы яши”.
Андрей Артемьев:
“Булачак бәйрәм хакында күптән түгел генә телевизордан тыңлап белдем. Аның булуы бик әйбәт, белгән телебезнең байлыгы турында искә төшерү беркайчан да артык булмаячак. Балачактан ук укырга яраттым, хәтерлим әле, әти-әни утны сүндерә, ә минем китапны шулхәтле укып бетерәсем килә – одеял астында фонарьны кабызып, укуымны дәвам итә идем. Үсеп буй җиткәч, рус әдәбияты классикасы белән мавыктым – Пушкин, Толстой, Бунин, Тургенев, башка бөек язучылар теленә сокланам – алар ничек төгәл һәм нәфис итеп аңлаталар, чын мәгънәсендә күңелгә чын ләззәтлек бирә”.
Сораштыруны Галина Таҗетдинова
алып барды (автор фотолары)
Нет комментариев