Тәтеш Ак калфаклары Кайбычка барды
Райондашларыбыз уртаклашканча, чарада катнашучыларга татар халык көйләрен башкарган гармунчылар, яшьләр, балалар килеп кушылган һәм алар бергәләшеп, күңелле җырлар башкарып, зур мәйданга юл алган.
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Кайбычта узган күчмә утырышта катнашты.
– Кайбычлар безне кунакчыл каршылады. Без биредәге “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге белән таныштык, – диделәр чарага барган Асия Ибраһимова, Сәлимә Арсланова, Румия Шәйхетдинова. – “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзләренең чыгышларында “Ак калфак” оешмасының гореф-гадәтләрне, йолаларны дәвам итүдә зур эш башкаруларын билгеләп үттеләр. Аннан соң Подберезье авылының көнкүрешен һәм игенчелеген яктыртучы музей комплексын карадык. Кошман җирлегендә авылның тарихына, андагы гореф-гадәтләргә сокландык. Галия Кайбицкая музее аеруча да тәэсирләндерде. Безгә шулай ук Кайбычта ел саен үткәрелә торган “Кичке уен”та катнашу бәхете насыйп булды.
Райондашларыбыз уртаклашканча, чарада катнашучыларга татар халык көйләрен башкарган гармунчылар, яшьләр, балалар килеп кушылган һәм алар бергәләшеп, күңелле җырлар башкарып, зур мәйданга юл алган. Икенче урамга борылганда аларны рус милләтеннән булган вәкилләр каршылаган. Ике милләт халкының җырлары дуслык хисләрен тагын да ныгыткан. Соңрак аларга чуашлар һәм керәшеннәр дә килеп кушылган. Кайбыч халкы бердәм булып “Кичке уен”га җыелган. Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр кичкә кадәр дәвам иткән.
– Кайбычлар оештырган чара бик рухландыргыч, тирән эчтәлекле, югары дәрәҗәдә узды, – дип сөйләде Тәтеш шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, мөгаллимә Румия Рәхимҗан кызы.
белешмә
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул гореф-гадәтләрне, телне саклап калу максатыннан оештырыла.
“Ак калфак” оешмасы үсеп килүче буында милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, туган телгә ихтирамны арттыру буенча зур эшләр башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев