8 июнь – Социаль хезмәткәр көне
(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль өлкә ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә:
– Безнең җәмгыятькә үсешнең нинди генә этапларын узарга туры килсә дә, анда дәүләт ягыннан аерым кайгыртуга мохтаҗ булучылар һәрвакытта да бар. Аны социаль хезмәткәр эшеннән башка булдырып чыгу мөмкин булмас иде – нәкъ тә менә сез мохтаҗ кешеләр төркеменә, өлкән кешеләргә, инвалидларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләргә, җитешсез гаиләләргә булышып, дәүләт хезмәтләрен һәм алар арасындагы элемтәне тәэмин итәсез.
Тәтеш районының социаль хезмәт өлкәсендә зур җаваплылык хисләре, эчкерсез, эшенә тугры кешеләр эшли. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм сәламәтлек, җитешлек телим.
Нет комментариев