Тәтештә тагын туйлар гөрли
Ольга һәм Андрей Никоноровлар никахларын теркәделәр.
(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”). Гашыйклар көне алдыннан, 2022 елның 11 февралендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ольга һәм Андрей Никоноровлар никахларын теркәделәр - бу 2022 елның үз никахын тантаналы рәвештә теркәүче беренче пар.
Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән никахлашу көне белән яшь парларны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев котлады. Ир белән хатынга котлау адресы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле сувенир тапшырылды.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев