Татарстанда 26 апрельдә берьюлы ике вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн һәм Туган тел көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 26 апрель, «Тәтеш таңнары») “Туган тел – һәрбер халыкның мәдәни, белемлелек нигезе, ул үз халкыңның, аның тарихы һәм мәдәниятенең бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә. Тәтеш районындагы күп милләтле халыкның һәркайсын туган тел көне белән тәбрик итәм, туган телне һәрвакытта яратуыгызны, аның белән горурлануыгызны, үз мәдәниятегезне данлавыгызны телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләргә үзенең мөрәҗәгатендә.
Нет комментариев