Үсемлекләр саклауга мохтаҗ
Районда язгы чәчү төгәлләнде диярлек, кыр эшләре дәвам итә.
– Бөртекле культуралар тулысынча чәчелде. Планлаштырылганнан бик аз гектарда көнбагыш, соя, силоска кукуруз һәм күпьеллык үләннәр генә калды. Быелгы яңгырлы һава торышы шартлары чәчүне бераз тоткарлады. Бүгенге көндә артык дымланган туфрак чәчүлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән һәм авырулардан эшкәртү, үсемлекләрне яфрактан һәм тамырдан тукландыру кебек башка мөһим агротехник чараларны үткәрүне дә тоткарлый. Гербицидлар белән эшкәртү алып барыла, бу бөртеклеләрне чәчкәндә төрле чүп үләннәре белән көрәшү мөмкинлеген бирә. Авыруларга каршы көрәштә фунгицидлар кулланыла, алар патогеннар үсешен бетерә һәм бөртекле көзге культураларда авырулар таралуны булдырмый кала. Корткычлардан саклану өчен бөҗәкләрне юк итүче һәм аларның үрчүен булдырмаучы инсектицидлар кулланыла.
Бөртеклеләрне тамырдан тукландыру буенча да эш алып барыла. Яфрактан өстәмә тукландыру да мөһим, бу заманча сортларның потенциалын мөмкин кадәр күбрәк тормышка ашырырга, бөртекнең микъдарын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Микроашламаларда һәм үсеш стимуляторларында булган актив компонентлар яфрак пластинасына тиз үтеп керә һәм тиз арада уңай тәэсир итә. Район кырларында үзйөрешле җир өсте техникасы эшли һәм һәр аяз көнне механизаторлар аны нәтиҗәле эшләү өчен кулланалар, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.
22 майга район кырларындагы агротехник чаралар мәгълүматы
Корткычлардан саклау 13 582 гектарда үткәрелгән;
авырулардан саклау – 15 040 гектарда;
чүп үләннәреннән саклау – 22 962 гектарда;
үсемлекләрне тамырдан тукландыру – 8,2 гектарда;
яфрактан өстәмә тукландыру – 15 110 гектарда.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча
фото: Радик Йосыпов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев