Узган тәүлектә республикада 369 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, Тәтеш районда - 3
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 134 059 очрагы теркәлгән.
(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары”). Узган тәүлектә Татарстанда 369 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 30ы хастаханәгә озатылган. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус йоктыручыларның 94е – балалар.
Казанда – 94, Чаллыда – 27, Түбән Кама районында – 21, Бөгелмә районында 20 очрак ачыкланган һәм Тәтеш районда - 3 кеше.
20 мартка булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 134 059 очрагы теркәлгән, 119 568 кеше терелгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-03-2022/uzgan-t-lekt-tatarstanda-369-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5851735
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев