Халыкара туган тел көне дөнья календарена 2000 елда кертелә
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Бәйрәм тарихыннан:
Халыкара туган тел көне дөнья календарена 2000 елда кертелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) датаны гамәлгә куюны хуплый һәм дәүләтләрне Җир шарындагы халыкларның телләрен сакларга өнди.
Бәйрәмнең тарихи нигезе бар: 1952 елның 21 февралендә Бенгалия яшьләре туган телләрен яклап бенгаль телен дәүләт теле итеп тануны таләп итә. Ул вакытта Бангладеш Пакыстан составында була. Аның территориясендә бенгаль теле өстенлек итә, әмма дәүләт хакимияте сыйфатында урду телен билгелиләр.
2022 елгы халыкара тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, безнең планетада яшәүче халыклар сөйләшә торган телләр, югалып баручы сирәк төрдәге хайваннарга караганда да, тиз азая бара. “Дөньяның югалып баручы телләре атласы” (ЮНЕСКО) мәгълүматлары нигезендә, безнең ил территориясендә юкка чыгу алдында торган 136 тел бар; Россиянең төп халыкларының 12 телендә кимендә – 100 кеше, тагын 11 телдә 100дән алып 300гә кадәр кеше сөйләшә ала.
Интернет челтәре мәгълүматлары буенча
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев