Тәтеш районында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды.
(Тәтеш, 2 гыйнвар, Тәтеш таңнары, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор коллажы)). Бүләкләү тантанасы киңәшмә кысаларында узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов район активын соңгы биш ел эчендәге олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды һәм Олы Тархан урта мәктәбенең дүрт ел дәвамында олимпиадаларда катнашуын билгеләп үтте. Мәктәпнең 8 укучысы, олимпиадада катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Мәктәп өч ел рәттән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә лаек булды. “Тәтеш районында уникаль мәктәп бар, бу – Олы Тархан урта мәктәбе! – диде Фәннур Габделбарый улы. – Ул кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашу активлыгы һәм нәтиҗәлелеге буенча республикабызга танылды. Бу – мәктәп директоры Расих Шагаевның хезмәте”.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Фәннур Хамматов 9-10нчы сыйныф укучылары Екатерина Саймуллина, Диләрә Чумарина һәм Миләүшә Әбделханованы аерым номинацияләрдә җиңүче дипломнары белән бүләкләделәр. Аларга бүләкләр һәм товарлар сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды. Татарстан Республикасы кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Олы Тархан урта мәктәбе директоры өченче ел рәттән Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рәхмәте белән бүләкләнә. Мәктәп Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек була. Унынчы сыйныф укучысы Екатерина Саймуллина инде ике ел республика олимпиадасында катнашкан һәм икесендә дә “Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнү” номинациясендә җиңүче булды. “Кулланучы буларак күп кенә законлы хокукларымны белдем, ә бу миңа кирәк булачак”, – дип сөйләде уку алдынгысы.
“Олимпиада гадел, кызыклы, кирәкле. Киләчәктә җиңүләргә ирешелмәсә дә, иң мөһиме – кулланучылар хокукларын яклау буенча белемнәр тормышта кирәк булачак”, – диделәр олимпиадада катнашучылар һәм җиңүчеләрнең остазы, ТРның атказанган укытучысы Расих Шагаев районның барлык мәктәпләрен дә инде шактый киң танылу алган олимпиадада катнашырга чакырды.
Нет комментариев