Тәтештә автомобиль спорты буенча “Яшь шофер – 2019” ТР ДОСААФ ачык Кубогы финалы булды.
(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы). Тәтештә автомобиль спорты буенча “Яшь шофер – 2019” ТР ДОСААФ ачык Кубогы финалы булды.
Чараның максаты булып юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, автомобиль спортын киң таныту һәм чакырылышкача яшьләрне ТРда техник төрдәге спорт шөгыленә җәлеп итү тора. Финалны оештыручылар – ТР ДОСААФы белән берлектә ТР буенча ЮХИДИ эчке эшләр министрлыгы Идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, Тәтеш муниципаль районы хакимияте, Тәтеш автомәктәбе һәм ТР автомобиль спорты федерациясе.

Безгә республиканың 32 районыннан 64 курсант үзенең белемен һәм осталыгын күрсәтергә килде.
“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә үткән митингта кунакларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләде. “Кунакларны Тәтеш җирендә каршылавыбызга сөенәбез. Патриотлык юнәлешендәге шундый әһәмиятле чарада катнашу безнең өчен зур дәрәҗә”, – диде ул.
ТР ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Динниуллов үзенең чыгышында ярышчыларга уңышлар теләде, тәтешлеләрнең кунакчыллыгын, районыбызда чисталык һәм тәртип хөкем сөрүен билгеләп үтте. “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнехановтан сәламләү сүзләрен аның урынбасары Алсу Гафарова тапшырды.
Генерал-майор Дамир Динниуллов республика күләмендәге чара кысаларында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка “ДОСААФка 90 ел” юбилей медале тапшырды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Алексей Витин, Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллин, “Барс” спорт комплексы директоры Илнур Рәхимов, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илдар Сәхауов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Май аеның җылы кояшына күмелгән киң мәйданда яшьләрнең кулында горур рәвештә ТР ДОСААФы әләмнәре җилфердәде, Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты вәкилләренең күрсәтмә чыгышлары бәйрәм кунаклары өчен матур бүләк булды, барабанчылар маршы чараны тантаналы мизгелләр белән тулыландырды.
Яшь шоферлар финалны ачу өлешеннән соң өч юнәлештә: тизлектә классик хәрәкәтләр ясап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү бәйгесе ярышларына кереште, аның барышында бәйгечеләр җиде күнегүне үтәде, машина йөртергә яратучылар өченче этапта 10 метр ераклыктан пневматик автоматтан мишеньнәргә атуда үзләрен сыный алдылар.
Призлы урыннарга кызу көрәш барды, һәм шулай да җитди хөкемдарлар иң яхшыларны билгеләде. Арчаның ДОСААФ автомәктәбе командасы ярышның җиңүчесе дип танылды, Арчаның җирле ДОСААФ оешмасы командасы Мактау пьедесталының икенче баскычын яулады, алдынгылар өчлеген Яр Чаллы җирле ДОСААФ оешмасы командасы алды.
Команда беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр белән бүләкләнде. Иң яхшы спортчыларны шәхси зачетта дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән билгеләп үттеләр.
Нет комментариев