Җылылык, уңайлылык һәм... рух күтәренкелеге булдыралар
Россиядә якшәмбе көнне Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 14 март, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Нәкъ тә менә әлеге кешеләр ярдәмендә безнең йортларда су, яктылык, җылылык бар, без төзекләндерелгән ишегалларына керәбез, кардан чистартылган тротуарлар буйлап эшкә ашыгабыз.
Районда әлеге өлкәдә күп кеше эшли, алар безнең яшәеш иминлеген тәэмин итү өчен һәр көнне шактый көч куя. Бу һәрвакытта җиңел генә бирелми. Мисалга, Тәтешнең җылылык челтәрләре һәм Су-канализация оешмасы җитәкчесе Руслан Полозов әйтүенчә, җылылык һәм су бирү системасы сыйфатлы эшләсен, йортларыбызга су, җылылык, башка ресурслар өзеклекләрсез, бернинди хәвеф-хәтәрләрсез килсен өчен әлеге предприятиеләрнең коллективларына шактый көч куярга туры килә. “Кулланучылар да үз чиратында күрсәтелгән хезмәтләргә вакытында түләргә тиеш”, – дип искә төшерә ул.
Елдан-ел яхшыра барган шәһәребезне төзекләндерү белән “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре шөгыльләнә. “Төп эш кышын – юлларны кардан чистарту, аны чыгару, юлларга һәм сукмакларга ком-тоз катнашмасы сибү, – дип сөйли аның җитәкчесе Рифкать Әхмәтов. – Җәйге вакытларда кайбер урамнардагы юлларга су сиптерәбез, үзәк паркны һәм төзекләндерелгән буа территориясен җыештырабыз, чәчәклекләр ясыйбыз”. Тәтешлеләрне шәһәрнең яктылыгы сөендерә, моның төзеклеген шулай ук МУП хезмәткәрләре күзәтеп тора. Шәһәрлеләрнең яшәү рәвешен Тәтешнең торак сервисыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. “Предприятиеләрнең балансында 94 күп катлы йорт бар, – ди карап тору һәм эшләү буенча торак фонд мастеры Олег Бильгильдиев. – Безнең хезмәткәрләр тулы бер эшләр һәм күп катлы йортларның гомуми милкенә күзәтчелекне, гомуми коммуникацияләргә техник хезмәт күрсәтү җыелмасын башкара, йорт яны территорияләрен һәм гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыруны тормышка ашыра. Йортта яшәүчеләрнең хезмәтебезгә аңлап караулары һәм чисталык, тәртип урнаштыруда үзләреннән өлеш кертүләре шатландыра”.
Һәм, әлбәттә, кайбер эшкуарларны игътибардан читтә калдырырга ярамый, алар җәмәгать туклануын оештыру, матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә хезмәт күрсәтү, машиналар, көнкүреш приборларын, аяк киемнәрен ремонтлау буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр, барысын да исәпләп чыгып булмастыр, мөгаен.
Без ТКХ өлкәсендә эшләүче кешеләр белән көн саен очрашабыз булып чыга, безнең көнкүреш җитешлеге турыдан-туры аларның сыйфатлы эшеннән бәйле. Димәк бу – уңайлылык, чисталык, тәртип... һәм рух күтәренкелеге дигән сүз.
фото: "Тәтеш таңнары" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев