11 октябрь – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның агросәнәгать комплексы эшчәннәренә мөрәҗәгать итә.
“Авыл хуҗалыгы производствосы тармагы – Тәтеш районының җитешлек нигезе. Безнең район республикада үсемлекчелек буенча алдынгы булып тора, район терлекчеләре дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Әлеге барлык казанышлар нигезендә – меңнәрчә кешеләрнең хезмәте, белеме һәм тәҗрибәсе. Авыл хуҗалыгындагы барлык хезмәткәрләргә югары осталыклары, җаваплылыклары һәм туган җирләренә булган ихлас яратулары өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, җиңел булмаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә җылылык һәм җитешлек булуын телим”, – диде Рәмис Хатыйп улы үзенең котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев