Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аерым наз һәм ярату белән

Район мәдәният йортында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының Әниләр көненә багышланган “Әни кулларыннан назлы берни юк” дип исемләнгән иҗат отчеты булды.

(Тәтеш, 28 ноябрь, Тәтеш таңнары).  Концерт программасы алдыннан фойеда әзерләнгән күргәзмәдә  кунаклар борынгы уку йортының бай тарихы, студентларның хәзерге казанышлары, аларның аш-су осталыклары белән кызыксындылар, игътибарны шулай ук “Әни, ягымлы әни” фотокүргәзмәсе дә җәлеп итте.

Бу көнне әниләргә карата ярату һәм рәхмәт хисләрен бүлешергә төрле буын кешеләре – яшь тәтешлеләрдән алып чәчләренә чал кунган хезмәт ветераннарына кадәр килүе сөендерде.

“Бүген без сезнең тарафтан тәкъдим ителгән кичәдә аналарга, һәм әни булырга әзерләнүчеләргә хөрмәт белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга район башлыгы исеменнән аның урынбасары Евгений Курков. – Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, һәр нәрсәдә уңышлар, балаларыгыз, оныкларыгыз­ның күп булуын һәм, әлбәттә, туганнарыгыз, якыннарыгызның игътибарын, яратуын тоеп яшә­вегезне телим!” Евгений Гаврилович чара кысаларында Никитиннар гаиләсенә “Һәрбер гаиләгә ГТО” дигән муниципаль этап нәтиҗәләре буенча “ГТО” медале тапшырды. 

Светлана Новикова башкаруындагы “Әни булу нинди татлы” дигән җырга педагоглар һәм аларның балалары әзерләнгән мини-спектакльдә әниләрнең ничек итеп балаларын кайгыр­тулары, туганнан алып алар белән күпме вакыт уздырулары, укуда, спортта ярдәм итүләре, әмма балаларның бик тиз үсүләре турында күрсәттеләр. Туган йортларыннан чыгып киткән студентларга әнине сагыну хисләре аеруча да аңлашыла, һәм Лилия Хәйруллина белән Алина Захарова үзләренең кайту шатлыкларын “Өйгә юл” музыкаль әсәрендә чын күңелдән җиткерә алдылар. “Яшьлек” ансамбленең әниләргә шалты­ратырга чакырып яңгыраган тәэсирле сүзләре беркемне дә битараф калдырмады, чөнки әниләргә кайчакларда үз балаларыннан берничә сүз ишетү дә җитә, һәм алар моның белән бәхетле. Ангелина Никишина белән Венера Фәхретдинованың ярату белдергән җылы теләкләре әбиләргә багышланган иде. 

Бөтенләй дә аңлаешсыз сызыклар ясаган яшь рәссамның үзенчәлекле иҗади номеры программага вакыйгалар үсеше өстәде, кулларында сабый тиб­рәткән ана сурәте белән дулкынландыргыч рәсем барлыкка килде. Безнең районда төрле милләт вәкилләре яши, әмма “әни” сүзе төшенчәсе теләсә нинди телдә  дә аерым бер наз һәм ярату белән әйтелә. Вика Баринбаум, Ирина Николаева, Николай Фомин, Ләйлә Рәфыйкова белән Лилия Хәйруллиналар дуэты, Сергей Ефимов һәм Ирина Волкова, Ирина Яковенко һәм Софья Мазхановалар башкаруында газиз әниләр өчен матур җырлар яңгырады, педагоглар рус халык җырларыннан тезмә тәкъдим итеп, үзләренең гаҗәеп тавышлары белән залга рух күтәренкелеге өстәделәр.
Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев