Афәрин, үзешчәннәр!
Район сәхнәләрендә куелган театрлар тормыштагы, яшәештәге барлык көнүзәк мәсьәләләрне үз эченә сыйдыра.
(Тәтеш, 10 май, “Тәтеш таңнары, Сиринә Сәйфетдинова (автор фотосы)). Олы Тархан авылының “Дуслык” иҗат коллективы әзерләгән Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә...” дигән пьесасы да нәкъ шундыйлардан иде.
Ике пәрдәлек драмада кеше гомеренең кадере, язмышы, кылган гамәлләрең өчен җавап бирү, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган.
Пьесадагы Шәмсенур әбинең (Роза Юнысова) олыларга һәм кечеләргә тормыш авырлыкларын кичергәндә изге дога һәм намаз аша игелеклелек теләве һәркемнең күңеленә үрнәк буларак кереп урнашты. Юл һәлакәтендә сөекле ирен югалткан Гөлчирәнең (Әлфия Маханова) кайгы-хәсрәттән эчүгә сабышуы, Сабирҗанның (Шәүкәт Вахитов) әлеге хәлләрдә катнашы булуы турындагы кичерешләр тамашачының йөрәген әрнетте. Кәшифәнең (Әлфия Садыйкова) иреннән көнләшүе, Ирек (Илдар Фәткуллов) белән Гөлшатның (Наилә Әбелханова) дустанә мөнәсәбәте гаиләдәге низагларны җайга салырга этәргеч булды. Суфлер Наилә Әмәчкина сәхнә артында һәркем өчен борчылып торды. Сәхнә бизәлеше өчен җаваплы Заһирә Шагаева да үзенә йөкләнгән хезмәтне уңышлы башкарып чыгуын раслады.
Ахырдан Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Әнсар Айзатуллов үзешчәннәргә ихтирам сүзләрен җиткереп, аларга чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.
“Авылыбыз мәдәният йортында тагын шундый матур театрлар куелсын иде. Пьесаны караганда хәтта еладым, шулкадәрле йөрәккә барып җитәрлек итеп уйнадылар. Афәрин, үзешчәннәргә!” – диде тамаша залында утырган ак яулыклы олы яшьтәге апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев