Реклама
Мәдәният
Аларның һәркайсының – үз йөзе, үз башкаруы
“Кампанелла” вокаль триосы һәм Алинә Солтанованың чыгышы тамашачыларны беркайчан да битараф калдырмый.
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, фото Хәлидш Латыйпова архивыннан). “Кампанелла” вокаль триосы һәм Алинә Солтанованың чыгышы тамашачыларны беркайчан да битараф калдырмый.
Яшь артистларның уңышка ирешү серләре белән аларның сәнгать җитәкчесе Халидә Латыйпова уртаклашты.
Егет-кызларның төрле дәрәҗәдәге җиңүләрен һәм казанышларын санап чыгу мөмкин түгел, чөнки аларның һәркайсы, ялгыз яки вокаль состав коллективы белән чыгыш ясаганда да, һәрвакытта да диярлек яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
“Кампанелла” триосы – ул Рәзилә Сәгыйрова, Айзилә һәм Самат Нургалиевларның бердәм фикердәшләр берлеге. Коллектив шундый составта ике ел инде тамашачыларның йөрәген яулый. “Самат безнең төп илһамчыбыз булып тора. Жюри аңа чын мәгънәсендә гашыйк була, һәм бу гаҗәп тә түгел, ул аралашучан, күңелне җәлеп итәрлек, кыскасы – әйдаман”, – дип уртаклаша Халидә Хәниф кызы. Быел алар “Йолдызлык” яшьләр фестивале финалында өченче урынны алды.
Алинә Солтановага унбер яшь. Сәнгатьтә тәүге адымнарны “Кампанелла” составында ясый, хәзер ялгыз җырлый. “Аның киләчәге зур, аның барлык югары казанышлары алда әле”, – дип тасвирлый кызны педагог. Аның әйтүенчә, Алинәгә татар телендә җырлау ошый, күбрәк Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованыкы, ул аның белән шәхсән таныш икән.
Сәнгать җитәкчесе белдергәнчә, репертуарны балалар белән бергәләп сайлыйлар, иҗади бәхәсләр дә булгалый, әмма аларда тамашачы алкышларлык искиткеч номерлар туа да инде. “Әгәр татар телендәге җырларны сайласак – бу еш кына заманча эстрада номерларыннан, русчалары инде – күбрәк ретро. “Быел “Йолдызлык” фестивален оештыручыларның Казан һәм Тәтештән катнашучыларның осталык дәрәҗәсен чагыштырулары безнең өчен күңелне сөендерде, – ди Халидә Хәниф кызы. – Без сәхнә культурасы өстендә дә, киемнәр өстендә дә бертигез дәрәҗәдә эшлибез. Һәрбер баланың үз йөзе, үзенчә башкару рәвеше булсын өчен, мин һәрвакытта үз алдыма максат куям”.
Педагог һәрчак үзенең шәкертләре белән янәшәдә һәм аларның әти-әниләре белән элемтәдә тора: үзләренең бер юнәлештә булуларын, ә һәркемдә үз баласы өчен генә түгеллеген билгеләп үтә. Һәм бу шулай ук уңышларның бер өлеше. Тагын берсе – эстрада номерын аңардан башка кую мөмкин булмаган яхшы аранжировка – педагог Лилия Минневәлиева хезмәте.
Шулай да, егет-кызлар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүчеләр булып торсалар да, алар йолдызлык чире белән изаланмыйлар, һәм, теләсә кайсы бала кебек, кызлар, кайчакларда күзләре яшьләнерлек булып, җиңелүгә борчылалар һәм уңышларга сөенәләр.
“Алар – тормышымның бер өлеше, – ди үзенең шәкертләре турында Халидә Хәниф кызы. – Әгәр балаларга нәрсә дә булса ошамаса, мин беркайчан да каршы бармыйм. Минем алардан артист ясау бурычы юк, иң мөһиме, алар яхшы кешеләр булсын, ә моның өчен аларны бары тик яратырга кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев