“Алты кызга бер кияү”
Бидәңгенең “Сөмбел” иҗат төркеме авыл мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның шундый исемдәге комедиясен сәхнәләштерде.
(Тәтеш, 3 май, «Тәтеш таңнары», Сиринә Сәйфетдинова, Сәлимә Арсланова фотосы). Күренештәге Нина Васильевнаны (Гөлфия Мәүлетова) һәркем яратып, уңай кабул итте. Ә Фаягөл исә (Әлфия Минкина) хатын-кызның сабырлыгын дәлилләде. Әлфия Абдрахманова Хәдичә ролен бик оста итеп башкарды. Баш бухгалтер Нурзидә Мөбарәковна (Инзилә Салиева) никадәр кырыс холыклы булса да, хезмәттәшләренә теләктәшлек белдерми кала алмады. Гөлчирә (Ләйлә Салиева) җилбәзәк кебек күренсә дә, усал түгеллеген күрсәтте. Яшь кыз Рузалия (Гөлназ Идрисова) һәрвакыт елмаеп йөрүе белән соклану уятты. Хатын-кызларны яклаучы һәм аңлаучы Рәхмәтулла Хөрмәтуллович (Рафис Хөснетдинов) гүзәл затларның күңелләрен җылы сүз әйтеп дәвалый алуы белән таң калдырды. Суфлер Гөлназ Галиева да тамашачы хөрмәтен яулады. “Үзешчәннәр беренче тапкыр гына театр куйсалар да бик тырыштылар. Спектакль бик мәгънәле булды”, – диделәр тамашадан канәгать калган бидәңгеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев