Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бер күрешү – үзе бер гомер

Бакырчы авылында барыбызны да барлап, туплап торучы, әтиләребез-әниләребез урынына калган, барыбыз да яраткан Мөслимә апабыз Мөхәммәтшина яши.

Ападагы булган яхшылыкны, игелекне әйтеп тә, язып та бетереп булмый. Авылдашлары гына түгел, тирә-күрше авылларда да аны белгән кешеләр апабызны бары тик яхшы яктан гына сөйлиләр дисәм, бер дә арттыру булмастыр. Рәнҗеткән кешең турында берәр начар сүз әйтеп куйсаң: “Алай димә, таш атканга да аш белән җавап бирергә кирәк”, – дип куя ул.  Шатлыкларыбызга бездән дә артык шатлана. Авыр вакытларда һәрвакытта яныбызда, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Аның белән аралашу җанга тынычлык бирә. Барлык туганнарга, якыннарга һәрчак изге аның уйлары. Элегрәк ел саен әллә кайларда сибелеп яшәп яткан барлык туганнарның да хәлләрен белеп кайтырга дип, ерак юлларга да чыгып китә иде. Аның килүен бәйрәм кебек көтеп торабыз. Ә туганнар күп безнең. Илебезнең төрле почмакларына таралганнар: кечкенә генә Бакырчыдан тотынып ерак Сахалинга кадәр. “Үзем исән чакта туганнарымның балаларын бергә җыеп, очраштырыйм әле”, – дигән теләк белән йөрде ул быел. Аның бу теләгенә авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов та, имам Нияз хәзрәт Җаббаров та каршы килмәделәр. Һәм менә апабыз корбан чалдырып безне Бакырчыга җыйды. Авылның район гәҗите битләрендә күп тапкырлар макталган, социаль челтәрләрдә урнаштырылган матур, төзек урамнарын, күлләрен күрдек. Әллә каян балкып торган күркәм мәчетләренә җыелдык. Төрле сәбәпләр аркасында, барысы да кайта алмады, билгеле (барыбыз да җыелсак, урамнар да тулыр иде). Безне имам Нияз хәзрәт каршы алды. Аның моңлы итеп аятьләр укуы йөрәкләргә үтеп керде. Ул көнне мәчеттәге микрофоннан авыл өстенә дә кунаклар тарафыннан укылган азан тавышы,  изге догалар яңгырады. Сый-нигъмәтләр белән тулы табын янында аралашып утырсак та, бер-беребездән аерыласы килмәде. Шушы өстәлләрне хәзерләүдә ярдәм күрсәткән аш-су остасы, уңган Зәйнәп апа Сабитовага да хөрмәтебез чиксез! Бер күрешү – үзе бер гомер , диләр. Безне шундый матур мәҗлестә очраштырган апабыз олы ихтирамга лаек. Апабыз безне шатландырып, безнең арада яшәсәң иде. Син безгә бик кирәк, Мөслимә апабыз. Ходай саулыгыңнан аермасын!

Зөһрә Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев