Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Буа районында кош гриппы барлыгы ачыкланган

Күрше генә райондагы КФХларның берсендә кош гриппыннан үлү очрагы расланган. Фермерның сентябрь ахырында Чуашия Республикасының Татар Согыты авылыннан күпләп үрдәкләр сатып алуы ачыкланган. Чирле кошлар юк ителгән.

Безнең район администрациясендә Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе киңәшмәсе булып узды, анда грипп вирусы белән чирләү, шул исәптән район территориясендә кош гриппын, китереп чыгаруны (алып кайту) һәм таратуны кисәтү буенча чаралар турындагы мәсьәлә каралды.
Йорт кошларында грипп вирусын һәм кешеләр арасында вирус чире фактларын ачыклаган очракта, кичекмәстән 2-50-01 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
Тавыкларда кош гриппының билгеләре кешеләр гриппына охшаш. Зарарланган кошларның температурасы 40-44 градуска кадәр күтәрелә. Кошларда лайлалы тукымалар ялкынсына. Куе лайла бүленеп чыга, ул сулыш юлларын томалый. Кикрикләре һәм алкалары зәңгәрләнүе күзәтелә. Кош гриппы кешеләр өчен дә зарарлы, дип кисәтә белгечләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев