Чуаш Чагылдымында 11 октябрьдә юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан
Безнең илдә эшләнгән машина шоферы, 1965 елда туган кеше, 16 сәгатьтә, машинасы белән идарә итә алмыйча, юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
Ир-егет ашыгыч ярдәм машинасында Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Тәтеш Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: юлларда икеләтә игътибарлы, сак булыгыз, үзегезнең һәм башка кешеләрнең гомерен саклагыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев