Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын күңелдән чыгыш ясадылар

Килдештән Өлкән кешеләр көнен җырлар, биюләр, чәй табыны янында билгеләп ­үттеләр.

(Тәтеш, 6 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотосы) ).  Авылның мәдәният йорты залында “Кулдан эшләнгән могҗизалар” дип исемләнгән күргәзмә бизәлгән, анда халык иҗаты осталары әсәрләре тәкъдим ителгән иде. Кунакларны зур курчаклар – “әби” белән “бабай”, янәшәләренә басып фоторәсемгә төшәргә чакырып ягымлы каршылады. 

Бәйрәм көне уңаеннан узган тантана ТР буенча Россия пенсионерлар Берлегенең Килдештәге җирле бүлекнең беренчел оешма сы катнашында ТР буенча Россия пенсионерлар Берлегенең Тәтеш бүлеге һәм район мәдәният йорты артистлары тарафыннан оештырылган иде.

Күрсәтелгән концерт программасы тамашачыларны төрлелеге белән сөендерде, алар арасында килдешлеләр генә түгел, шулай ук Урюм, Иоково, Киртәле, Тәтештә яшәүчеләр дә бар иде. Җыелучылар алдында “Атлантида” хатын-кызлар клубы вокаль төркеме, район мәдәният йортының “Келуне” вокаль ансамбле, “Илһам” хореография берләшмәсе, “Килдеш әбиләре” фольклор ансамбле (2нче состав), Сергей Ефимов, Ирина Николаева,  “Елмаю” балалар бакчасы сабыйлары, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Иҗат коллективларында катнашучыларның күпчелеге пенсия яшендәге кешеләр булуын билгеләп үтик. Әлеге күренеш тамашачыларда гаҗәеп соклану хисләре уятты.

РПФның ТР Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова, ТР буенча Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек рәисе Нина Новикова, Килдеш авыл җирлегенең беренчел оешма рәисе Любовь Врясова җыелучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләп мөрәҗәгать иттеләр. “Безнең бүлек “көмеш” яшьтәге кешеләр яхшы яшәсен һәм заман белән бергә атласын өчен барысын да эшләргә тырыша”, – дип билгеләп үтте Нина Валентиновна. “Сезнең күбегез өлкән буын баскычына басты. Сезнең социаль проект­ларда, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында катнашуыгыз, спорт белән шөгыльләнүегез сөендерә”, – диде Ирина Александровна.

ТР буенча Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек тарафыннан биш ел дәвамында чәчәкләр үстерү һәм төзекләндерү буенча район бәйгесе үткәрелә. Анда катнашучыларның исәбе тайпылышсыз арта баруы сөендерә, быел алар илледән күбрәк булган. Ундүрт кеше дүрт номинациядә дип­лом алган. Урюмнан Валентина Танькова, Килдештән Зинаида Клементьева, Иоководан Раиса Матюшина, Тәтештән Татьяна Рафаилова бәйрәм чарасы кысаларында бүләкләнде. Калган дипломантлар да шулай ук бүләксез калмаячак.
Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев пенсионерларны Өлкәннәр көне белән котлады, ә артистларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

Ирле-хатынлы Карабаевлар бәйрәм чарасына Урюмнан килгән. “Концерт искиткеч. Иң мөһиме – артистлар чын күңелдән чыгыш ясады, безгә көч-куәт өстәде. Пенсия яше – бу хөкем карары түгел, ул үсеш өчен алга таба да күтәренке рухта яшәү”, – дип уртаклашты алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев