Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Дәрес расписаниесе хәзер һәрчак кул астында булачак

Тәтешнең мәктәп укучылары укуда яңа цифрлы ярдәмлеккә ия булды.

Татарстанда “Мин – мәктәп укучысы” дигән мобиль кушымта эшләтеп җибәрелде. Аны 30 сентябрьдән  iOS һәм Android платформаларында берьюлы ике: рус һәм татар телләрендә күчереп алып була. Сервис Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча булдырылган. Балалар аның ярдәмендә edu.tatar.ru электрон көндәлегеннән файдалана, шулай ук нинди фәннәргә күбрәк игътибар юнәлтергә кирәклеге турындагы ярдәмлеккә ия була ала. Республиканың саннар министрлыгы хәбәр иткәнчә, яңа сервиска киң эш төре салынган, ул мәктәп укучыларына үзләренең уку һәм укудан тыш эшчәнлекләрен белемле итеп җайлаштырырга, өйгә бирелгән биремнәрне эшләүне планлаштырырга ярдәм итә, шулай ук аларга укытучыдан килгән тасвирламаларны күрсәтә һәм дәрес темасы турында хәбәр итә. Өстәвенә, укучыларның ата-аналары шәхси кабинетта баланың мәктәпкә кайчан килгәнлеген, яки, мәсәлән, бүгенге көнгә мәктәп ашханәсендә тук­лану төре, шулай ук баланың туклану рационын үзгәртә алуы турындагы мәгълүматны алачак.

Шунысы мөһим: мәктәп диварларында һәм Татарс­тан Республикасында барган вакыйгалар турында хәбәр итеп торачак. “Мин – мәктәп укучысы” суперсервисы һәм кушымтаны күчереп алту сылтамасы – ya-shkolnik.tatar.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев