Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Экологиянең чистаруы җирлектәге кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртачак

Республикабызның бер районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.

(Тәтеш, 15 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда Экология илкүләм проектын һәм Чиста ил федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде тәмамлану алдында. Бүгенге көнгә территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Шулай ук, илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев