Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Элекке студентлар булмый

Татьяна көне – чынлыкта бөтен халык бәйрәме, моның шулай икәнлегенә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең иҗат отчетына килүчеләр тагын бер кат инанды.

(Тәтеш, 30 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)). Бәхетле очрак буенча уку йорты вәкилләре үзләренең “һөнәри” бәйрәмнәре – Россия студентлары көнендә үз иҗатларын тамашачылар белән уртаклаштылар. Ләкин, сәнгать дөньясына чумганчы, теләге булган һәркем күргәзмә кысаларында курсантлар һәм педагогларның казанышлары белән таны­ша алды. Җыелучыларны район башлыгы исеменнән райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина сәламләде.

Театральләштерелгән күренеш Алефтина Сабирова белән Виталий Селюковның император Елизавета һәм Михаил Ломоносовлар булып сәхнәгә чыгуы белән башланды. Күп сандагы тамашачылар алар белән бергә тарихка сәяхәт кылдылар, Мәскәү университетына нигез салу турындагы Указга кул кую мизгелләрен күрделәр.

Курсантлар тамашачыларны ун телдә сәламләделәр, чөнки көллияттә ун милләттәге егет-кызлар укый. Индира Нигъмәтҗанова, Салават Һадиев, Дмит­рий Кильганов, Никита Ильин, Анастасия Царева шаян “Студент җыры”н башкардылар. Айзилә Вәлиева, Алия Мәхмүтова, Диана Мигина составындагы трио татар телендә дуслык турында, Юрий Угаровка кушылып Наталья Харитонова – көллият хакында, Тимур Лотфуллин, Альберт Абдурахманов – ярату турында, Денис Московский, Алексей Семагин, Алия Мәхмүтова, Алина Стрюкова, Анатолий Вериалов – бәяләп бетергесез бүләк – кеше гомере хакында җыр­лады.
Курсантлар Илфат Миннуллин, Александр Веин, Сәидбәк Абдуллаев, Алла Журавлева уйнаган “Имтихан комиссиясе” күренеше уку йорты коллективының чыгышына шаянлык төсмерләре өстәде. Көллият вәкилләренең сәләте уен-көлкедә генә түгел, җырда да күренде. Алар спорт белән дус – моны студентларның акробат номерлары раслады, алар музыка уен коралларында искиткеч уйныйлар һәм бииләр.

Көллият педагоглары составындагы ир-егетләр ансамбле сәхнәгә чыккач, тамашачылар ниндидер үзенчәлекле хозурлыкны алдан ук сиземләп алдылар һәм ялгышмадылар. “Сине минем кебек беркем ярата алмый” җырын укытучылар һәрбер хатын-кызның йөрәк түренә үтеп керерлек итеп җиткерделәр. Соңгы моң яңгыраганда залның көчле алкыш­ларга күмелүе гаҗәп тә түгел. Ир-атлар артыннан сәхнәгә педагогия сос­тавындагы гүзәл затлар – директор Татьяна Адаева, укытучылар Наталья Пигилова, Светлана Миронова чыкты. Алар һәркемгә таныш “Ханымнарны биергә чакырыгыз” җырын башкардылар.
Россия студентлары көнендә исем бәйрәмен билгеләп үтүче Татьяналар бәйрәм итә, шуңа күрә бу кичтә аларга багышлап үзенчәлекле котлаулар яңгырады. 

“Студент еллары үткәндә калуга ка­рамастан, тормышны яра­туны, шатлануны һәм өметләнүне дәвам итегез, якты көннәр әле алда”, – диде иҗат отчеты азагында көллият директоры Татьяна Адаева. Һәм залдагылар курсант Егор Шаховның сүзләрен ничек итеп сокланып кабул иттеләр: “Без, төрле еллардагы, бер милләттәге студентлар: белгәнегезчә, элекке студентлар ­булмый!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев