Гәҗит укып, дусларын тапкан
Әнфәс Зәйнуллин призлар уйнатуда катнашучылардан тәүгеләрнең берсе булды.
Тәтештә яшәүче ир-ат 2021 елның I ярты еллыгына район гәҗитен 6 айга рәсмиләштергән һәм бәхетен сынап карарга булган. “Күршебезнең сездә откан мультиварканы бәхетле елмаеп алып кайтуын күргәч, хатыным белән без дә, икенчесендә, призлар уйнатуда, катнашырга уйладык, – ди Әнфәс Сөнгәт улы, – менә шул вакыт җитте”. Өлкән яшьләрдәге гаилә пары 1 ел элек Әлмәттән күченеп кайткан, Тәтештән йорт сатып алганнар, бакчаларында яшелчәләр үстерәләр.
“Роза Мостафа кызы – тумышы белән Олы Тархан авылыннан һәм, әлбәттә, күңеле аны туган якларына тартты. Без дөрес карар кабул иткәнебезгә сөенәбез, – ди әңгәмәдәшебез. – Биредә саф һава, тәтешлеләр моны бәяли дип уйлыйм, урман, Идел... янәшәдә. Безнең яныбызда гына – шундый матур һәм уңайлы сукмаклары булган Җиңү паркы урнашкан, анда без йөреп кайтырга яратабыз – атла да атла гына. Менә үзем шәхсән бер ел инде уколларсыз һәм даруларсыз гына яшим. Ә гәҗитне без баштан ук яздырдык, ул безгә ярдәм итә, мисалга, хатыным дусларын һәм танышларын район гәҗитен укып, тапты да инде. Мин биредә 1 ел гына яшәсәм дә эшчәннәр, район яңалыклары турындагы язмаларны кызыксынып укыйм”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев