Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Иҗат белән таныштылар

Үзәк китапханәдә Нина Лексинаның шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү булды.

Күп сандагы шигырьләр һәм прозалар авторы Тәтеш районының Удельное Нечасово авылында туып-үскән. Бүгенге көндә ул Түбән Вартада яши, шулай да элеккечә үк якташлары белән элемтәне өзми. Тәкъдим итү кичәсендә шигъриятне сөючеләр, шагыйрәне шәхсән белгән кешеләр катнашты.

Алып баручылар Юлия Лакеева белән Светлана Сасаева җыелучыларны Нина Лексинаның иҗаты белән таныштырды, элек педагогия училищесында укыткан Нина Ивлева шагыйрәнең үсмер еллары турында сөйләде.

Вера һәм Александр Скурихиннар башкаруындагы җырлар очрашуның бизәге булды. Нина Лексина үзенең шигырьләр җыентыгын үзәк китапханәгә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев