Иҗат чишмәләре саекмасын
Түбән Тарханда мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр матур концерт күрсәтте.
(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Моңа ихластан сөенгән авыл кешеләре күңелләрендәге тирән тәэсирләрен безнең белән дә уртаклаштылар.
“Зур Әтрәчтән Илһам Хәйбуллин, Алсинә Фәйзуллина, Бакырчы клубы мөдире Навил Ибраһимов җырлы-моңлы бик матур ял кичәсе бүләк иттеләр. Башкала артистлары бер якта торсын, – диде Түбән Тарханда яшәүче Данирә Кәримова. – Навил абыйның баянда уйнап җырлавы өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтса, ә яшьләрне исә, их, мин дә гармунда уйный белсәм иде дигән уйлар биләп алгандыр, мөгаен. Илһам Хәйбуллинның моңлы тавышын инде күп тапкырлар ишетсәк тә, өр-яңа матур җырлары, моңлы тавышы халык күңеленә, тәүге тапкыр ишеткәндәй, аеруча хуш килде. Ә инде менә Алсинә безнең йөрәкләргә сихри дулкындай килеп керде. Биргән бит Ходай аңа моңны, сәләтне. Өстәвенә, зифа буе, чибәрлеге, мөлаем көләч йөзе кичәгә килгән һәркемне әсир итте. Клубка килә алмаучылар күңелле җырларны үзләренең капка төпләрендәге эскәмиягә чыгып утырып тыңладылар. Ә инде килүчеләре рәхәтләнеп биеделәр, кушылып җырладылар. Мәдәният хезмәткәрләренә матур концерт өчен ихтирам хисләребез әйтеп бетергесез. Алар җәй айларындагы эш-мәшәкатьләрне оныттырып, бик матур ял оештырдылар”.
Мәдәният хезмәткәрләренең авыл эшчәннәре өчен матур кичә оештырулары турындагы җылы сүзләрне шактый еш ишетергә туры килә. Киләчәктә дә аларның иҗат чишмәләре саекмасын, рух күтәренкелеге өстәп яшәсеннәр иде диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев