Игелек – ул күңел халәте
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең иҗат отчеты волонтерлар гимныннан башланды.
(Тәтеш, 7 декабрь, Тәтеш таңнары, Ләйсән МАНТОВА (автор фотосы) .Район мәдәният йорты вестибюлендә мәктәп коллективының төрле юнәлештәге эшчәнлеге буенча тәкъдим итү мәйданчыклары әзерләнгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар үсеп килүче яшь буын һәм укытучылар өчен сөенеп, аларның уңышына ләззәтләнү кичерделәр. Биредә яшь рәссамнар су һәм ком белән рәсемнәр ясап, мастер-класс үткәрделәр; тау токымнары һәм минераллар үрнәге күрсәтеп, борынгы табылдыклар белән гаҗәпләндерделәр; яңа мәгълүмати технологияләр күрсәттеләр; өстәл буйлап роботлар йөри, күрше өстәлдәге технология дәресләрендә әзерләнгән әкият геройлары аңардан “күзләрен ала алмый”; педагог Юрий Мышевның иҗади остаханәсе сокландыра; мәктәп гәҗитләре игътибарны җәлеп итә – басма сүзләр рух күтәренкелеге өсти!
Мәктәп иленең яшь һәм өлкән кешеләре сәхнәдә үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт программасын уку йорты директоры Илдар Фәткуллов тарафыннан уздырылган бер гасырлык данлы тарихны барлау күренеше тулыландырды. Кунаклар һәм жюри әгъзалары бер тында үтеп киткән бай эчтәлекле концертның тамашачысы булды. Программа башында сәхнәгә песи баласын югалткан кечкенә кыз чыкты. Аңа иреклеләр ярдәмгә килделәр, һәм бөтен программа буенча игелеклелек темасы кызыл җеп булып сузылды. “Игелекне кадерлим” биюе бәйрәм рухы өстәде. Айзилә Нургалиеваның кабатланмас тавышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Алина Николева, Ульяна Панькова, Кристина Шумилова туган телләрендә җырлар башкардылар. Балалар танылган “Шүрәле” шигырен татар, рус... һәм инглиз телләрендә сөйләделәр. Дарья Бехтина гитарага кушылып башкарган җырын тыңлаганда йөрәкләр җилкенде. Педагоглар Вера Земкова, Румия Шәйхетдиноваларның җырлавын залдагылар тын да алмый тыңладылар. Укытучылар һәм укучыларның “Ромашка” дигән дәртле биюе көчле алкышларга күмелде. “Чык тамчысы” вокал төркеме, һәрвакыттагыча, югарылыкта булды. Укытучыларның “Сандугач” ансамбле чыгышы концертка ямь һәм нур өстәде. Теләсә кайсы иҗат отчетының уңышы эшне оста оештыра белүдән тора, һәркем аның оештыручысы һәм катнашучысы була ала. “Тәтештәге 1нче урта мәктәп үзенең күмәк иҗатын лаеклы тәкъдим итте”, – диде райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев.
Әлеге очрашу йөрәкләрдә җылылык белән урын алды.
- Ә песи баласы?..
Аны волонтерлар тапты.
Бер-береңне, үзеңнең коллективыңны, тирә-юньдәге кешеләрне даими кайгырту, төрледән-төрле эшләрне төгәл оештыру – укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын менә нәрсәләр берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев