Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илкүләм проектларны тормышка ашыруга куркыныч янамый

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында мөһим хәбәрләр яңгыраган.

(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда проблемалар юк, контрактларның 96 проценты инде төзелгән, дип хәбәр иткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Татарстан Республикасының закон проекты буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул белдергәнчә, эшләрнең шактый өлеше инде башкарылган, бүлеп бирелгән акчалар тиешенчә сарыф ителгән. “Илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләсендә куркыныч янамый”, – дигән министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, 2021 елга әзерлек эшен башлау зарур. Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе үсешенең 2030 елга кадәрге илкүләм максатлары турында”гы Указын үтәү өчен, объектлар исемлеген төзергә, күрсәткечләрне төгәл билгеләргә кирәк. Эш бара”, – дип ассызыклаган икътисад министры. 

Чыгышта әйтелгәнчә, 2021 елда төбәктәге тулаем продукт – 3,9 процентка, 2022 елда – 2,9 процентка, 2023 елда – 3,2 процентка үсеш алыр дигән өмет бар. Сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы 2021 елда 5,2 процентка, 2022 елда 2,9, 2023 елда 2,7 процентка артыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев