Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Инфекциядән сакланыгыз

Үзеңне инфекциядән саклар өчен, беренче чиратта шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Кулларны чисталыкта тотыгыз – аларны сабынлап, су белән 20 секунд дәвамында юыгыз, шуннан соң бер тапкыр кулланылучы кәгазь салфетка белән яхшылап сөртегез.

Үзең белән йогышсызландыру салфеткасы яки сыек әйбер (гель, спрей һәм башкалар) булу чиктән тыш әһәмиятле.

Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзгә кагылмаска тырышыгыз (без гадәттә аңлап җиткермичә сәгатенә уртача 15 тапкыр кагылабыз).

Кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында, такси, кибет, даруханәләрдә битлек кулланыгыз. Истә тотыгыз, битлекне һәр ике-өч сәгать саен алыштыру зарур!

Кагылган җайланмаларның өслекләрен (компьютер яки ноутбук клавиатурасын, смартфон экранын, пультлар, сүндергечләр, ишек тоткаларын) ­даи­ми чистартыгыз һәм йогышсызландырыгыз. ­Вирус белән көрәшү өчен барыннан да бигрәк ­спиртлы ­салфетка яки гель куллансаң яхшырак.

Үзегез белән бер тапкыр кулланылучы салфетка йөртегез, йөткергәндә яки төчкергәндә борынны, авызны томалагыз. Кулланганнан соң, аны ­ташларга кирәк.

Башка кешеләр кагылган уртак төргәктән яисә ­савыттан ризык (чикләвек, чипсы, печенье һәм ­башкаларны) ашамагыз.

Бинаны еш җилләтегез, һәрдаим дымлы җыештыру ясагыз.

Бер-берегезне кагылмыйча гына сәламләгез. Ишарәләргә өстенлек бирегез, кул бирешү ­урынына кул болгагыз.

Кибеттән алып кайткан азык-төлекләрне эшкәртегез. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне юыгыз, ә төргәктәге товарларны сабынлы су белән юыгыз яисә бактерияләргә каршы әйберләр белән эшкәртегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев