Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Әкиятләр илендә “Салават күпере”н очрата аласыз

Журналны Тиз-тиз исемле машина турындагы әкият ачып җибәрә.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Басманың төрләнеше яңартылганнан соң, Салават күпере журналының битләре кызыксындыргыч уенчыкка охшый башлаган, төрле рәвешләргә кертеп кисү ярдәмендә алар үзенә бер төрле үзенчәлек алган. Транспортларга багышланган һәм машина рәвешендә ясалган журналның октябрь саны шушы араларда укучыларга тәкъдим ителгән. Журналны Тиз-тиз исемле машина турындагы әкият ачып җибәрә. Әкият сюжеты буенча Тиз-тиз кайчандыр бик матур һәм тиз йөри торган машина булган. Хәзер исә Тиз-тиз гаражда тора һәм үзенең торышыннан ояла, пычракка баткан тәрәзәләре, купкан буяуларыннан барысы да көләр кебек тоелган. Тиз-тиз нәни дусларына ярдәмгә килеп, аларны шәһәргә табиб янына алып киткәч кенә барысы да үзгәргән. Салават күпере”н алдыручылар юлда аның кемнәрне очратачагын һәм сәяхәтнең ничек тәмамланачагын әкиятне укыгач белә алачак.

Октябрь санында әле тагын кыска шигырьләр, кызыклы уеннар да бастырылган. Алар сабыйларга транспортлар турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итәр, дөрес фикерләү сәләтен үстерәчәк. Һәрбер биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның ярдәмендә танып белү һәм күңел ачу төрнедәге видеоны карарга була икән.

Журнал әле бүләк тә әзерләгән – аның эчендәге төсле кәгазь сабыйларга иҗат дөньясына чумарга ярдәм итәчәк. Журналның арткы тышлыгында тылсымлы буягыч урнаштырылган. Бары тик махсус кушымтаны күчереп алу да җитә һәм рәсем җанланачак”!

Салават күпере”нең һәрбер санында кызыклы кул эшләре, буягычлар, ябыштыргычлар, сюрпризлар һәм бәйгеләр (анда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләк тә бирәләр) табарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев