Күрше районда яшәүчеләрне матур җырлары белән сөендерделәр
Республикада районара үзешчән сәнгать кичәләре уза.
(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев). Тәтеш муниципаль районының үзешчән сәнгать артистлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының читкә чыгып концертлар уздыру турындагы планы нигезендә, Кама Тамагы районындагы Красновидово авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Талантлы җырчылар тамашачыларга матур номерлар белән искиткеч концерт программасы бүләк итте, бу залдагыларның берсен дә битараф калдырмады. “Бездә барган концертта сезнең артистларны тыңлыйм, афәрин”, – дип яздылар безнең редакциягә күршеләр, тәтешлеләр чыгыш ясаган вакытта.
Кама Тамагы үзешчәннәре җавап концерты белән килеп, Олы Шәмәк мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады һәм күңелле җырлары белән авыл кешеләрен сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев